+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Кайсы товарларга бәяләр күтәрелмәячәк?

Русиядә сумның очсызлануына бәйле рәвештә азык-төлекнең һәр төренә бәя күтәрелүе турындагы хәбәр бик үк дөрес түгел.

Русиядә сумның очсызлануына бәйле рәвештә азык-төлекнең һәр төренә бәя күтәрелүе турындагы хәбәр бик үк дөрес түгел.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан белдерүләренчә, соңгы вакытта илдә кайбер азык-төлеккә бәяләр күтәрелсә дә, авыл хуҗалыгы товарларына бу кагылмаячак. Үзебездә җитештерелмәгән яшәлчә, җиләк-җимешкә генә бәя үзгәрергә мөмкин.
- Базарларда чит илләрдән кергән яшелчә-җимешнең күләме бик аз. Бүген исә авыл хуҗалыгы чәчүгә төшәргә дә әзер. Атап әйткәндә, язгы чәчү кампаниясе өчен чит илләрдән китереләсе әйберләр сатып алынган инде. Димәк, борчылырга урын юк, - диләр министрлыкта.
Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары кысаларында авыл хуҗалыгын үстерү буенча җитди программа төзелгән иде. Анда, шулай ук, илдә җитештерелгән товарларга бәяне контрольдә тоту да каралган.
Читайте нас