+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалар заманча җиһазларда дәваланачак

Әлегә мондый заманча җиһаз Уфаның 2нче балалар поликлиникасына кайтты.

Әлегә мондый заманча җиһаз Уфаның 2нче балалар поликлиникасына кайтты.

Башкортстанның балалар поликлиникалары һәм дәваханәләре аяк-кулларны механотерапияләү өчен яңа аппаратлар ала башлады. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Аяк-кулларны роботлаштырылган механотерапияләү аппараты травмалардан һәм сынудан соң өзлегүләрне булдырмау, операциядән соң буын авыруларын дәвалау, хирургик операцияләрдән соң буыннарның хәрәкәтчәнлеген тергезү өчен кулланыла, тиз һәм авыртуларсыз савыгуга ярдәм итә”, — дип ачыклык кертте ведомство белгечләре.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада, 2нче поликлиникадан тыш, 3нче, 4нче, 5нче, 6нчы балалар поликлиникалары, шулай ук 17нче Шәһәр балалар клиник дәваханәсе һәм Республика балалар клиник дәваханәсе шундый аппаратлар белән җиһазландырылачак.

Фото:health.bashkortostan.ru
Читайте нас