+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кызлар көч сынашты!

Уфада кызлар арасында дзюдо буенча төбәкара турнир узды.

Чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Турнир «Динамо» спорт комплексында узды. Анда кызлар 12-13 һәм 14-16 яшь категорияләрендә көч сынашты.

Төбәкара турнир илебезнең биш төбәгеннән спортчыларны җыйды. Анда Башкортстан, Татарстан, Самара, Ырынбур һәм Свердловск өлкәләреннән килгән 100дән артык спортчы катнашты.

Чара "Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры", "Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы" Адам Шерманов һәм Русиянең атказанган тренеры Лина Шерманова истәлегенә багышланды.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас