+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Министрлык белән БДАУ тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән Башкорт дәүләт аграр университеты вузның фәнни конференциясе кысаларында экология өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.

Табигать­тән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров һәм БДАУ ректоры Илдар Габитов, форумда катнашучыларны сәламләп, Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында республика территориясендә гамәлгә ашырылучы чаралар турында җентекләп сөйләделәр. Алар билгеләп үткәнчә, бары тик бердәмлек һәм тырышлык белән уңайлы әйләнә-тирә мохитне булдыру мөмкин.

Ведомство һәм вуз очрашуы йомгаклары буенча экология өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча төзелгән килешү - “Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә уртак нәтиҗәле эшчәнлеккә зур адым, дигән фикергә килделәр.

Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас