Русия Табигатьтән файдалану министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин Финанс министрлыгына төбәкләрне чүп җыю контейнерлары белән тәэмин итү өчен акча бүлүне сорады, дип хәбәр итә РБК.
“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында каты коммуналь калдыкларны аерым һәм катнаш җыю өчен контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру өчен 12 миллиард сумга якын акча турында сүз бара.