Шушы көннәрдә Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының автопаркы бункеровозлар белән тулыланды.
"Шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы" предприятиесенә биш яңа машина кайткан. Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бункеровоз зур габаритлы калдыкларны полигонга ташу өчен билгеләнгән. Ул башка машиналардан югары экологик яктан чисталыгы, маневрлыгы, экономияле булуы белән аерылып тора.
Предприятиенең матбугат секретаре Андрей Яматин бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагының зур үзгәрешләр кичерүе турында сөйләде. Инвестицияләр җәлеп ителә, системалы үзгәрешләр бара, яңа технологияләр кертелә һәм автомобиль транспорты җиһазларын модернизацияләү бара. Ул, уңай үзгәрешләр күренеп тора, дип саный.
Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген төбәк операторлары 90 берәмлек махсус техника сатып алган. Ул халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проектының максатлы күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итәчәк.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.