+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь дзюдочылар класс күрсәтте!

Туймазыда 2008-09 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Башкортстан беренчелеге узды.

Туймазыда 2008-09 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Башкортстан беренчелеге узды.

Ярышларда Башкортстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 370 спортчы катнашты. Кайбер авырлык категорияләрендә көрәшчеләр саны 50 кешедән артып китте.

Ярышлар төрле авырлык категорияләрендә узды. Беренче урынны Арина Щукина, Камилла Ильясова, Денис Казыйханов һәм Эвелина Дәүләтбаева яуладылар. Икенче урынга Никита Иванов, Арсен Ильясов һәм Ярослава Порываева калдылар. Бронза медальләр Владислава Порываева, Богдан Усманов, Валерия Зорина һәм Степан Богданов өлешенә төште.

Әлеге бәйге сайлап алу ярышлары булып торды, барлык чемпионнар һәм призерлар Киров шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә Башкортстан данын яклау хокукын алдылар. Ул ярышның кайчан узачагы әлегә билгеле түгел.

Чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Спортчыларны һәм аларның тренерларын бу ярышларда югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.

Фото: judorb.ru сайтыннан
Читайте нас