+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кыргый җәнлекләрнең дә саны билгеле булырга тиеш

Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе апрель ахырында билгеле булачак.

Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе апрель ахырында билгеле булачак.

Башкортстанда 1 гыйнвардан 29 февральгә кадәр 5 табигать паркы һәм 27 табигать тыюлыгында кыргый җәнлекләрнең һәм кошларның санын билгеләү чарасы үтте. Быел дирекция инспекторлары бу җәһәттән 35 маршрут төзегән иде.

— Мондый маршрутны файдалану республикада бик озак еллар дәвам итә. Ул җәнлекләрнең санын, сунарчыларның эшчәнлеген һәм аерым төр хайваннарның әлеге вакытта нинди хәлдә булуын ачыкларга ярдәм итә. Бу эш җәнлекләрнең кардагы эзе буенча башкарыла. Ә кошларның аерым бер урындагы санын ачыклау аларның торышын билгеләүгә булышлык итә, — диде республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Аерым сакланучы табигать территорияләре дирекциясе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Фәрит Абдуллин.

Әлеге тикшеренүләр җәнлекләрнең санын билгеләүдә генә түгел, аларның кайсы территориядә күпләп яшәвен дә ачыклый. Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе апрель ахырында тулысынча билгеле булачак.

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасындагы экология юнәлеше, чыннан да, зур әһәмияткә ия. Киләчәгебезнең нинди булуы тирә-якның, табигатебезнең, экологиянең чиста, матур булуына турыдан-туры бәйле.

Фото: ecology.bashkortostan.ru
Читайте нас