Республика бала тудыру йортларында туу турында таныклык тапшыру буенча пилот проекты старт алды.
Г. Куватов исемендеге Республика клиник дәваханәсе һәм Уфаның 3нче бала тудыру йорты Башкортстанда пилот проектына кушылдылар. Бу ике медицина оешмасында әти-әниләргә яңа туган сабыйларының беренче документын – туу турында таныклыкларын бала тудыру йортында ук тапшырдылар.
Әлеге яңалыкның максаты гади — әти-әниләрне документларны рәсмиләштерү буенча артык мәшәкатьләрдән арындыру. Өстәвенә, сабыйның исемен сайлау белән дә озакка сузмаска туры килә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, бала тудыру йортларында туу турында таныклыклар тапшыру – төбәктә демографик хәлне яхшырту буенча “Юл картасы” кысаларында оештырылган беренче чара.
Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында яшь әти-әниләргә ярдәм җәһәтеннән булдырылган мондый чаралар үткәрү тәртибе тиздән төбәкнең башка бала тудыру йортларында да кертеләчәк.