Ил Президенты Владимир Путинның “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомудәүләт проектына ярашлы, Башкортстанда башкарылган эшләр республика халкының көндәлек тормышына уңайлыклар өсти.
Уфада башкаланың Киров районындагы юллар төзү һәм реконструкцияләү проектын җәмәгать тыңлауларына чыгарырга әзерлиләр.
Документ Эшче хәбәрчеләр (Рабкор) урамының Высотная урамыннан алып Степан Кувыкин урамына кадәрге 752 метр озынлыктагы юлга реконструкция ясауны күздә тота. Шулай ук Высотная (700 метр озынлыкта) белән Академик Ураксин (427 метр) урамнарында 4әр полосалы юл төзү күз уңында тотыла.
Бу планнарны гамәлгә ашырыр өчен 38 мең квадрат метр мәйдандагы җирләрне әзерләргә кирәк. Бу урамнарда юл төзү һәм реконструкцияләү Әй урамыннан Менделеев урамына кадәр юл төзүне күздә тоткан Генпланга кертелгән транспорт проектының өлеше булачак.
Бүген Әй урамы Салават Юлаев проспектын кисә һәм Бакалы урамына тоташа. Әй урамының яңа участогын “Ирәмәл” һәм “Московский” торак комплекслары арасыннан салырга планлаштыралар.
Фото: domofoto.ru