Республикада бу өлкәдә дистәләрчә проект гамәлгә ашырыла
25 мартта Русия мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗади һөнәр ияләре, шулай ук мәдәни мирасны саклаучылар һәм популярлаштыручылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Лихачев сүзләре белән әйтсәк: “Мәдәният кеше тормышының төп мәгънәсе һәм глобаль байлыгы булып тора”. Нәкъ менә мәдәният кешене һәм тоташ буынны формалаштыра, аның үсеше балалар һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирүгә йогынты ясый, иҗади эзләнүгә этәрә.
Русия мәдәнияте күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән. Үз эченә күп кенә халыкларның уникаль традицияләрен һәм казанышларын берләштереп, бүген ул бай гомуммилли байлык булып тора. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән миллионлаган кеше уникаль рәсем сәнгате, скульптура һәм кинематография әсәрләрен күрә, яхшы музыка тыңлый, бию сәнгатенә соклана ала...
Мәдәният хезмәткәрләре көне — театрлар, музейлар, китапханәләр, клублар, сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләр тантанасы гына түгел, бу көнне киңкүләм мәдәни чараларга йөрүче күпсанлы тамашачылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, укучылар һәм музей сөючеләр, иҗади яктан ачылырга теләүче һәркем бәйрәм итә.
Башкортстан бүген — әйдәп баручы дөньякүләм мәдәни мәйданчык. Биредә зур халыкара форумнар һәм фестивальләр уздырыла, Башкортстан коллективлары һәм артистларының осталыгы дөнья тамашачыларын әсир итә.
Моның соңгы дәлиле — Русиянең Зур театры сәхнәсендә Джузеппе Вердиның “Атилла” операсы премьерасы күрсәтелүе. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры спектакле труппаның Мәскәүдәге гастрольләре кысаларында күрсәтелде. Бу Башкортстан мәдәнияте өчен истәлекле вакыйга булды. Бу кичтә Зур театр Башкортстанның тормышына, бай мәдәниятенә һәм иҗади куәтенә кызыксыну белдерүче, шул исәптән республикада туып-үскән кешеләрнең очрашу урынына әверелде. Алар арасында федераль власть органнары вәкилләре, Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт думасы депутатлары, галимнәр, артистлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре бар иде.
“Атилла” операсының куелышы ике тапкыр “Грэмми” премиясе иясе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” Русия дәүләт театр премиясе лауреаты Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты булды. Бу – Башкорт дәүләт опера һәм балет театры тарихында иң колачлы спектакль. Ул “Алтын битлек” театраль премиясе исемлегенә керде, ә башкаручылар “Онегин” дәүләт опера премиясенә номинацияләнде.
Республикабызда бик күп халыкара фестивальләр дә үтә. Мәсәлән, “Евразия йөрәге” Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале узуын гына алыйк. Чара кысаларында Милли симфоник һәм Яшьләр симфоник оркестрлары катнашлыгында — “Симфоник төн”, фольклор төркемнәр катнашлыгында — “Этнотөн”, милли костюмнар бәйрәме үткәрелә. Бу фестивальләрдә катнашучыларның һәм тамашачыларның да саны елдан-ел арта, абруе үскәннән-үсә.
Республикада “Мәдәният” гомумдәүләт, “Кече Ватан мәдәнияте” проектлары кысаларында күп эшләр башкарыла. Башкортстанда быел “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында субсидия алачак мәдәният йортлары да шактый. Барлыгы 51 гариза бирелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге гаризалар җиңүче дип танылган: Аскын районының Урмияз авыл мәдәният йорты, Балакатай районының Мәдәният сарае, Бөрҗән районының Котан авылы мәдәният йорты, Дуван районы мәдәни-ял итү үзәге, Ярмәкәй районының Мәдәният сарае, Иглин районының Мәдәният сарае, Караидел районының Мәдәният сарае, Кыйгы районының Еланлы авыл мәдәният йорты, Күгәрчен авылы мәдәният йорты, Мәчетле районының Теләш авыл мәдәният йорты, Салават районының Торналы авыл мәдәният йорты, Стәрлебаш районының Елимбәт авыл мәдәният йорты, Уфа районының Жуково авыл мәдәният йорты, Федоровка районының Батыр авыл мәдәният йорты һәм Яңавыл районының мәдәни-ял итү үзәге.
Узган елда бу проектта 15 мәдәният йорты катнашкан, финанслауның гомум суммасы 56 миллион 344 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаларга мәдәният йортлары ремонтланган, яктылык һәм тавыш җиһазлары, костюмнар, уен кораллары һәм башкалар сатып алынган. Киләсе елда финанслау шул ук дәрәҗәдә сакланачак.
Шулай ук Башкортстанда балалар сәнгать мәктәпләре яңартыла һәм төзелә. Мәсәлән, март башында Затон бистәсендә 150 урынга исәпләнгән Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасы ачылды. Бу мәктәптә 300гә якын бала укый һәм 40 укытучы эшли.
Президент Владимир Путинның май указын үтәү максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда балалар сәнгать мәктәпләренең 26 филиалын булдыру планлаштырыла, алар яңа төзелгән клуб тибындагы учреждениеләр белән бер түбә астында булачак. Башкортстан Башлыгы указы нигезендә 2024 елга республикада 10 балалар сәнгать мәктәбе төзелүе көтелә. Соңгы өч елда республикада сәнгать мәктәпләренә йөрүче балалар санының 17,5 процентка артуы да сөендерә.
Быел Русиянең 60тан артык субъекты Русия Президенты йөкләмәсе нигезендә балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә федераль бюджеттан акча алачак.
Мәгълүм булуынча, быел Башкортстан мәдәни тормышында бик зур вакыйга көтелә. Ул – 18 июльдән 1 августка кадәр үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасы. Бу көннәрдә, әгәр чара коронавирус сәбәпле кичектерелмәсә, республикабызга дөньяның төрле почмагыннан кунаклар киләчәк. Бу халыкларның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен киң чагылдыручы зур фестиваль булачак.
Мәдәниятле халык — бай халык, дип юкка гына әйтмиләр. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр нәкъ шушы максатны алга куя. Шуңа күрә дә аларны илебезнең йөзек кашлары дип әйтергә дә була.