Башкорт дәүләт аграр университеты "АгроНТИ-2020" Бөтенрусия конкурсының төбәк этабын уздыру хокукын отты.
Конкурска әзерлек республиканың Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары, муниципаль район хакимиятләре белән берлектә алып барыла. Бу мөһим вакыйга Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәгариф" һәм "Фән" гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.
Узган атнада конкурска әзерлек кысаларында югары уку йортында республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, БДАУ ректоры Илдар Габитов һәм муниципаль район хакимияте башлыклары урынбасарлары катнашлыгында семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар "Агрокоптерлар", "Агророботлар", "Агрокосмос", "Агрометео» һәм "АгроБИО" юнәлешләре буенча "АгроНТИ-2020" төбәк этабының конкурс мәйданчыклары белән танышты. Алга таба әлеге конкурс мәйданчыклары буенча барлык оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.