+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Мәдәният.РФ” порталында бушлай кино карап була

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм “Мәдәният.РФ” порталы кулланучыларга тәкъдимнәр төзеде, шулай ук махсуслаштырылган ресурста мәдәният һәм сәнгать турында 6 мең язма һәм материаллар белән видеокаталогка бушлай керү мөмкинлеген ачты, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

“Мәдәният.РФ” порталында 2,4 меңнән артык сәнгать һәм документаль фильмнар, 1,6 мең концерт, 1,3 мең лекция, 1000гә якын күренекле режиссерлар спектакле, шул исәптән архив язмалары һәм заманча куелышлар, 700 электрон китап - ватаныбыз әдәбияты классикасы тәкъдим ителә. Барлык материаллар да яхшы сыйфатлы.

Көн саен порталга 120 меңнән артык кулланучы керә. Тамашачы бөтен тәкъдим ителгән контентны нон-стоп режимында үзләштерсен өчен 250дән артык көн кирәк булачак. Узган елда ресурста 1800 онлайн-трансляция үткәрелгән, аларны 98 миллион кеше караган.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.
Читайте нас