Дөнья бер урында тормый. Илебездә икътисадны, социаль өлкәне, фәнне, мәдәниятне, спортны һәм башка өлкәләрне үстерүгә юнәлтелгән колачлы һәм амбициоз гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырыла. Алар арасында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите”, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” һәм башкалар бар. Федераль күләмдәге проектлар төбәкләрнеке белән дә тулыландырыла.
– Гомумдәүләт проектлары халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, белем алу һәм сәламәтлек саклау сыйфатын яхшырту, гаиләләргә ярдәм күрсәтү, ярлылыкны киметү нияте белән гамәлгә ашырыла, – диде Русия Президенты Владимир Путин.
Гомумдәүләт проектлары кысаларында республикабызда юллар төзелә һәм ремонтлана; балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачыла; дәваханәләр һәм фельдшер-акушерлык пунктлары заман таләпләренә җавап бирүче җиһазлар белән тәэмин ителә; кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты иң амбициоз проектларның берсе булып тора. Бу проект “Республиканың яшәү өчен яраксыз торак фондын киметүне тәэмин итү”, “Башкортстан Республикасы ипотекасы” һәм “Башкортстан ихаталары” кебек төбәк проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул биш ел эчендә республика үсешенә көчле этәргеч бирәчәк. Проектның төп бурычлары – авария хәлендәге торактан халыкны күчерү, яшь гаиләләрне ташламалы ипотека белән тәэмин итү, яңа торак төзү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру.
Яңа йортлар төзү күләме биш ел эчендә һәр ел саен 2,3 миллион квадрат метрдан 3,7 миллион квадрат метрга кадәр артырга тиеш. Социаль торак 135 мең квадрат метрга җиткереләчәк. Проектны тормышка ашыруның беренче ярты елында барлыгы 1 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерү өчен 3,53 миллиард сум акча бүленәчәк. Шул исәптән, ташламалы “Жилстройсбережения” программасында катнашучылар саны да ике тапкыр артачак. Гомумән алганда, 2024 елга әлеге программа буенча 7,8 мең ипотека кредиты бирү планлаштырыла. Анда катнашучылар өчен ипотека ставкасы 5,5 процентка кадәр киметелә.
Шәһәр мохите үсешенә килгәндә, якындагы елларда Башкортстанның 21 шәһәренең 13ендә программа кысаларында уңай мохит булдырылачак. Моңа “Кече шәһәрләр һәм тарихи территорияләр” Бөтенрусия конкурсы этәргеч булып тора. Быел республикадан берьюлы өч шәһәр 245 миллион сумлык грантлар отты, алар – Бәләбәй, Бөре һәм Ишембай.
Шәһәрләрдә скверлар, парклар, үзәк мәйданнар һәм башка ял зоналарына караган кимендә 142 җәмәгать территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 1,4 миллиард сум бүленгән. Ләкин бу гомумдәүләт проекты былтыр 86,8 процентка гына үтәлгән. Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында моның төп сәбәпләрен атадылар. Алардан чыгып, төбәктә гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча шәхси җаваплылык кертелә.
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты Башкортстанда малтабарлар санын арттыруга юнәлтелгән. Проектка 4,78 миллиард сум бүлү каралган. Проект кече һәм урта эшкуарлык өчен финанс ярдәменнән һәм ташламалы финанслаудан файдалану мөмкинлеген арттыруга, бизнесны акселерацияләүгә, фермерларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Биш ел эчендә 10 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык предприятиесе һәм үзмәшгульләр дәүләт тарафыннан финанс ярдәме алачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәр муниципалитетта эшкуарлар ихтыяҗларын яклаучы бизнес-шерифлар булдырылды.
Эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү өчен Уфада үткән елның май аенда “Минем бизнесым” үзәге ачылды. Анда дәүләт хезмәтләренең барлык төрләрен, консультацияләр, микрозаймнар алырга, шәхси эшкуарны яисә юридик берәмлекне теркәргә мөмкин. Шундый ук үзәкне Нефтекамада ачу да планлаштырыла.
Икътисади үсешкә юнәлтелгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектына 4,92 миллиард сум бүлү каралган. Шул сумманың 4,33 миллиарды агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауга юнәлтеләчәк. Проект кысаларында 5 ел эчендә Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләмен – 230 миллион долларга, хезмәтләр экспортын 452 миллион долларга кадәр арттыру планлаштырыла.
Республикада продукция җитештерүчеләргә федераль бюджеттан субсидияләр алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Өстәвенә, кече һәм урта эшкуарларга товарларны экспортка транспортлауга чыгымнар субсидияләнәчәк.
Уфа аэропортында 480 миллион сумлык авиация йөк комплексы төзү күздә тотыла. Бу Уфа аша йөкләр ташуны һәм бушатуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектына 6,3 миллиард сум бүленә. Бу проект “Мәдәни мохит”, “Иҗади шәхесләр” һәм “Санлы мәдәният” федераль проектларын үз эченә ала. Шул сумманың төп өлеше төзелешкә, мәдәният йортларын реконструкцияләүгә һәм модернизацияләүгә юнәлтеләчәк. Авылларда мәдәни инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Планнарда, шулай ук, Интернет белән җиһазландырылган яңа китапханәләр ачу, иҗат коллективларына ярдәм күрсәтү һәм милли мәдәниятне ныгыту каралган.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектына 1,24 миллиард сум бүленә. Бу акчага хезмәт базарының нәтиҗәлелеген һәм мәшгульлекне күтәрү, база тармакларында хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру бурычы куела. Проект максатларының берсе – хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйтү өчен предприятиеләрне модернизацияләү.
Быел проектта республиканың 50 предприятиесе катнашачак. Әлегә анда 28 оешма катнаша. Бу предприятиеләр өстәмә финанс ярдәме алачак. 2024 елга кадәр бу исемлеккә тагын 146 предприятие кушылачак.
“Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына 600 миллион сум бүленә. Бу проект “Санлы мохитне норматив көйләү”, “Санлы икътисад өчен кадрлар булдыру”, “Мәгълүмат инфраструктурасы”, “Мәгълүмати хәвефсезлек”, “Санлы технологияләр”, “Санлы дәүләт идарәсе” федераль проектларын үз эченә ала.
Ул республикада Интернетны гомум таратуга юнәлтелгән. Проект кысаларында 2024 елга мәктәпләрнең 100 процентын, көллиятләрне һәм фельдшер-акушерлык пунктларын, шулай ук, гаиләләрнең 97 процентын Интернет челтәре белән тәэмин итү каралган.
“Фән” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 4 миллиард сум каралган. Проект кысаларында Башкортстан медицина, двигательләр төзү һәм углеводородлар чыгаруны санлаштыру юнәлешләре буенча фәнни-белем бирү үзәкләрен төзүгә конкурста катнашачак. Гариза хупланган очракта, мондый үзәк республикада быел ук барлыкка килергә мөмкин. Уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, бу Башкортстанда фәнни кадрлар проблемасын хәл итәчәк.
Фәнни проектлары өчен яшь галимнәр 1 миллион сум күләмендә грантка дәгъва итә ала. Узган елда мондый грантларны 30 яшь галим алды.