+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда укучылар электрон портал аша мөстәкыйль белем ала

Укучылар музейлар буйлап йөрү, сувенирлар әзерләү һәм инглиз телен өйрәнү белән шөгыльләнә ала. Моның өчен 24 марттан республикада "Башкортстанда электрон мәгариф" порталы эшли башлады.

Укучылар музейлар буйлап йөрү, сувенирлар әзерләү һәм инглиз телен өйрәнү белән шөгыльләнә ала. Моның өчен 24 марттан республикада "Башкортстанда электрон мәгариф" порталы эшли башлады.

Порталда мәктәп укучылары өчен күпсанлы дәресләр бирү каралган. Дистанцион дәресләр видеоформатта уза. Өстәвенә, алар бөтен кешегә дә ачык.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, порталда тәкъдим ителгән видеодәресләр мәҗбүри белем бирү программасына керми, ә буш вакытта өстәмә белем алу өчен тәкъдим ителә.

Белгечләр аңлатканча, әлеге бүлек «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында укучыларның уку процессын дистанцион режимда тәэмин итү максатында оештырылган. Алар каникулларда яки коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантиндагы балалар өчен мондый уку төре аеруча файдалы булачак, дип саный.

Порталда видеодәресләрнең җентекле графигы урнаштырылган. Мәсәлән, бүген укучылар инглиз теле, биология, промдизайн гына түгел, шашка, физкультура белән дә шөгыльләнә, Пасхага сувенир ясау буенча мастер-класслар уза ала. Шулай ук балалар тарихи документаль фильмнарны карый һәм Венада онлайн музейда була ала.

Фото:bash.news


Читайте нас