+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Без төзибез яңа, яхшысын!

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомүмдәүләт проекты кысаларында халыкка файдалы байтак эшләр башкарыла.

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомүмдәүләт проекты кысаларында халыкка файдалы байтак эшләр башкарыла.

Якын киләчәктә республикада яшәүче 2 500 кеше нык тузган яки авария хәлендәге йортлардан күчереләчәк.

Бу гомумдәүләт проектына ярашлы булдырылган һәм 2019-24 елларга исәпләнгән максатлы программа торак хәле авыр булган гаиләләргә 923 фатир бирү мөмкинлеге тудырды. Бу максатны гамәлгә ашыруга казнадан 1,6 миллиард сум бүленә. Акчаның күпчелек өлешен (1 346,87 миллион сумны) Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды билгели, 27,48 миллион сумны республика бюджеты бирә, тагын да 274,84 миллион сумны муниципалитетлар тәэмин итәчәк.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында белдерүләренчә, максатлы программага 2017 елның 1 гыйнварына авария хәлендә дип танылган Уфа, Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Күмертау, Яңавыл шәһәрләрендәге, шулай ук Бакалы, Югары Яркәй, Караидел, Карман, Кырмыскалы, Кыргыз-Миякә авыллары һәм поселокларындагы күпкатлы йортлар кертелгән.

Мондый программа республикада беренчесе түгел, 2013-17 елларда гамәлгә ашырылган шушындый ук чара нәтиҗәсендә Башкортстанның 24,5 мең кешесе торак шартларын яхшырткан.

Фото:go.mail.ru


Читайте нас