+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Белоретта ике балалар бакчасы ачылды

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 34 яңа эш урыны булдырылган.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 34 яңа эш урыны булдырылган.

Республикада балалар бакчалары төзелеше дәвам итә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелә.

Күптән түгел Белорет районының Инҗәр һәм Абзак авылларында яңа ике балалар бакчасы ачылды. Аларның һәркайсы 140 урынга исәпләнгән. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

"Абзак халкы өчен бу — авыл тарихында беренче балалар бакчасы. Объектның гомум мәйданы якынча 2 мең квадрат метр тәшкил итә. Балалар бакчасына 1,5-6,5 яшьлек 141 бала язылган да инде. Балалар бакчасына чират юк, — дип белдерә Башкортстанның Дәүләт төзелеше һәм архитектура комитеты матбугат хезмәте. — Инҗәрдә, ике балалар бакчасы булуга карамастан, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 150 бала чиратта торды, әмма хәзер, яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылгач, бу чират бетерелде. Инҗәр авылында балалар бакчасының гомум мәйданы — ике мең квадрат метрдан артык".

Абзак һәм Инҗәрдә ачылган балалар бакчалары ике катлы. Аларда төркемнәр, азык-төлек блогы, медпункт, музыка һәм спорт дәресләре өчен заллар, шулай ук коррекция дәресләре бүлмәләре каралган.

Белорет районы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Андрей Иванюта белдерүенчә, файдалануга тапшырылган объектларда 34 яңа эш урыны булдырылган. Җитәкче ассызыклавынча, берьюлы ике яңа балалар бакчасы ачылу — муниципалитет өчен бик мөһим вакыйга.


Фото:bashinform.ru
Читайте нас