+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Укыган - белер!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнеп, «Кече һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда байтак проектлар тормышка ашырыла.

РЭЦ Экспорт мәктәбе Башкортстанда экспорт предприятиеләре өчен акселерация белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында.

Дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Лена Изотованың РЭЦ Экспорт мәктәбенең маркетинг буенча директоры Артур Лященко белән булган очрашуы барышында шундый килешүгә ирешелде.

Очрашуда республикада «Экспорт форсаж» акселерация программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар.
Бу программа Башкортстанда узган елның декабрендә старт алды. Әлеге вакыт эчендә республиканың 10 компаниясе тышкы базарларда уңышлы сәүдә итү өчен белем һәм күнекмәләр алган да инде.

«Яклар, шулай ук, Башкортстанда Экспортка ярдәм итү республика үзәге базасында экспорт юнәлешле компанияләр өчен белем бирү курслары уздыру мәсьәләләре буенча да фикер алышты", - дип ассызыклады Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетының матбугат секретаре Илгизәр Саньяров.

Фото: www.bashinform.ru
Читайте нас