Уфада Маршал Жуков урамында урнашкан 5нче балалар поликлиникасы филиалында капиталь ремонт "Матди-техник базаны ныгыту" һәм "Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү" төбәк программаларын үз эченә алган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Филиал бинасының сул өлешендә түшәм өслеге, тәрәзәләр, ишекләр, кафель, шулай ук барлык сантехника һәм электр коммуникацияләре тулысынча алыштырылган.
Бинаның уң өлешендәге капиталь ремонт ел ахырына кадәр төгәлләнәчәк.
— Бинада заманча җилләтү системалары, саклау-янгын сигнализациясе, видеокүзәтү камералары булдырылды. Моннан тыш, учреждение заманча "Ачык регистратура" һәм коляска белән җиһазланачак. Яңа план буенча җиһазландырылган бинада пациентлар агымын "сәламәт" һәм "авыручылар"га бүлү мөмкин булачак, — дип билгеләп үттеләр Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.