"Фән" гомумдәүләт проекты кысаларында "Сколково" галимнәре гадәти суны зарарсызландыручы суга әверелдерә ала торган җайланма эшләгән. Ул яңа коронавирусны да юкка чыгара алачак, дип хәбәр итә "Известия".
Җайланма салкын плазма кисәкчекләреннән газ җитештерә. Әгәр аны су белән кушсаң, мондый катнашмада аксымнар таркала, шуның белән эшкәртелгән өслектә кипкәннән соң берни дә калмый. Шулай итеп, плазма белән баетылган су патогеннарның тереклек эшчәнлеген боза.
Галимнәр медицина битлекләрен һәм өслекләрне эшкәртү, шулай ук һавага сиптерү өчен әлеге сыеклыкны кулланырга тәкъдим итә. Ул кеше өчен зарарсыз, исе юк, ә җитештерелә башлаган очракта, аның бәясе 1 мең литр өчен якынча йөз сум тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта галимнәр уйлап табуга патент рәсмиләштерә, шулай ук серияле җитештерүне эшләтеп җибәрүгә әзерләнә.