Килешү төзелеш буенча бурычларның үтәлмәве өчен өзелгән.
Үткән елның октябрендә подрядчы аукцинда җиңә һәм, килешүгә ярашлы, 2020 елның августында әзер объектны тапшырырга тиеш була. Ләкин, кызганычка каршы, төзүчеләр билгесез сәбәпләр белән төзү эшләренә тотынмаган.
Подрядчыга претензия юнәлтелгән, ләкин ул моңа җавап бирмәгән.
Эшләрне башкару чикләре 30 көннән артыкка бозылгач, контрактны өзү турында карар кабул ителгән.