“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембай үзәк район дәваханәсенә югары технологияле медицина җиһазларын кайтарту дәвам итә.
Шушы көннәрдә биредә тешләрне дәвалау өчен санлы ортопантомограф җиһазы кайтарылган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында бу аппаратның Башкортстан Башлыгының «Башкортстан Республикасын 2024 елга кадәр социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында»гы Указын гамәлгә ашыру кысаларында стоматология поликлиникалары һәм медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту максатында алынуы турында сөйләделәр.
Белгечләр, бүген заманча стоматология клиникасын санлы диагностик ортопантомографтан башка күз алдына да китереп булмый, дип ассызыклый.
Ишембай стоматологлары, яңа аппарат панорамалы сурәтләр алу мөмкинлеге бирә, дип аңлата. Бу табибларга төгәл диагноз куярга, дөрес дәвалау планын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Моңа кадәр шундый ук җиһазлар Октябрьский, Белорет һәм Сибай дәваханәләренә дә кайтарылган булган.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте