+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ә сез күчтәнәч алдыгызмы?

Республика мәктәпләрендә бушлай туклану хокукына ия булган укучылар өчен дистанцион уку чорында коры паек рәвешендә азык җыелмасын тарату оештырылды.

Республика мәктәпләрендә бушлай туклану хокукына ия булган укучылар өчен дистанцион уку чорында коры паек рәвешендә азык җыелмасын тарату оештырылды.

Башкортстанда барлыгы 460,8 мең бала белем ала. 85,7 мең укучы бушлай туклану хокукына ия, аларның 64,6 меңе - күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүчеләр, 21,1 меңе - инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар.

Коры паектагы азык җыелмасы төрлечә: күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнгән укучыларга көненә 50-55 сум исәбеннән җыелса, физик мөмкинлекләре чикле балаларга - 100 сумнан исәпләнә. Ул атнасына бер тапкыр биреләчәк.

Бу хакта Сибай шәһәреннән Әлфирә Үзәнбаева хәбәр итә:
- Сибай шәһәре гимназиясе, 1нче һәм 6нчы урта гомум белем бирү мәктәпләре, ташламалы категориягә караган, күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнгән укучыларга коры паек тарату эшен башлап җибәрде. Азык җыелмасы төрле ярмалар, көнбагыш мае, он, консервалардан тора.

Сибай шәһәренең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән коры паек алучы Гөлназ Шәрипова үз фикере белән бүлеште:
- Коронавирус килүе бөтен доньяны биләп алды, барыбызны да куркуга салды. Бу авыр вакытта дәүләтебезнең балаларыбызны онытмавы, шундый ярдәм кулы сузуы мактауга лаек. Җыелма эченә хәләл азык салынган. Он, көнбагыш мае булуы да куандырды, балаларымны тәмле коймак белән сыйлармын. Коры паек булдырганнары өчен ил, республика Хөкүмәтенә, шәһәр хакимиятенә, мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Фото: ataysal.rbsmi.ru


Читайте нас