+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Хыялларга бирелергә кирәк!"

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бихисап эшләр башкарыла.

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бихисап эшләр башкарыла.

Башкортстанның дистанцион укытуда булган укучылары өчен космонавт-сынаучы, Русия Герое Сергей Ревин дәрес үткәрде. Ул барлык республика халкын, укытучыларны һәм укучыларны якынлашып килүче Космонавтика көне белән котлады.

"Бу вакыт эчендә безнең пилот космонавтикасында бик күп даталар һәм вакыйгалар булды. Хәзер без Халыкара космик станциядә эшлибез, организмыбызның гәүдә авырлыгына һәм космик очышның кайбер башка факторларына реакциясен аңлау өчен кирәк булган уникаль медицина экспериментлары белән шөгыльләнәбез. Антибиотиклар ясау өчен кирәк булган аксым кристаллын үстерү белән шөгыльләнәбез, Җир өслеген күзәтәбез.

Ай тирәлеге турында җитди уйланабыз. Ракета йөртүче җиһан корабы проектлыйбыз, ул Ай тирәли очу өчен тәгаенләнгән. Ай тирәли очачак уникаль космик станциясе төзергә була, моның өчен Айда база булдырырга кирәк. Әлбәттә, болар барысы да якындагы өч-биш ел эчендә булмаячак. Бу - безнең 10, 15, 20 елга перспективабыз. Әмма Королев һәм Циолковский нәкъ менә шул хакта хыялланганнар.

Мин сезгә, хыялларга бирелергә кирәк, дип әйтер идем. Үзеңә хыял уйлап тап та шул хыялыңны тормышка ашырырга ашкын. Безнең танылган космонавт Владимир Джанибеков әйтүенчә, “ Барлык законнар, утраулар, планеталарның да ачылып бетүенә шикләнеп кара һәм сиңа аларны ачарга туры килер дип ышан!”, — диде Сергей Ревин.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас