Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында да республикада бихисап чаралар гамәлгә ашырыла.
12 апрельдә Таһир Сәйфуллин исемендәге Башкортстан дәүләт хор капелласы 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Юбилей хөрмәтенә капелла яңа онлайн-проект башлап җибәрде.
Күптән түгел оештырылган ютуб-каналда “Дәүләт академия хор капелласы һәм Алсу Хәсбиуллина белән видеоочрашулар” сериясен карарга мөмкин. Очрашуларда республиканың профессиональ хор мәдәнияте тарихы турында сөйләнә. Ул башкорт композиторларының капелла башкаруындагы хор әсәрләре белән үрелеп бара.
“12 апрельгә кадәр һәр көнне республиканың һөнәри хор сәнгате һәм безнең капелла тарихы сәхифәләрен яктыртырга планлаштырабыз”, — дип хәбәр иткән “Башинформ” агентлыгына хор капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Алсу Хәсбиуллина.
Фото: bashinform.ru