Гомумдәүләт проектлар әлегә корректировкаланмаган, әмма Русия Хөкүмәте, хәзерге хәл-шартларны исәпкә алып, Русия Үзәк банкы акцияләренең 50 процентын сатып алу буенча килешүдән алынган акчаларны кая юнәлтү турында карар кабул итәчәк.
Бу хакта журналистларга, әлеге акчалар гомумдәүләт проектларынамы, әллә коронавирус таралу нәтиҗәләрен җиңүгә тотыла аламы, дигән сорауга җавап биреп, Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
“Әлегә гомумдәүләт проектларына бернинди төзәтмәләр кертелмәгән, бу процесс хәзер шактый сыгылмалы, мөгаен, шуңа күрә нәкъ менә Хөкүмәт бу акчаларны ничек һәм кайда юнәлтү турында карар кабул итәчәк”, - диде Дмитрий Песков.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС.