Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылучы экология диктанты быел онлайн-форматта иртәгә үтәчәк.
Чараның оештыручылары һәм партнерлары: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфаның Балалар экология-биология үзәге, “Яшел планета” хәйрия фонды һәм “Табигать” журналы.
Диктантны 1-11нче сыйныф укучылары яза. Чара балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын табигать байлыкларын саклауга юнәлтелгән. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы экологлар билгеләнә.
Экодиктант 30 биремнән һәм өч өлештән тора. Биремнәр
http://ufa-debs.ru сайтында урнаштырылачак. Эшләнгән биремнәрне dictation2020@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Хатта исем-фамилияне, мәктәпне күрсәтү мотлак.
Фото: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы