+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфа юллары төзекләнә

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада бүгеннән Степан Халтурин урамы участогын ремонтлау башлана.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада бүгеннән Степан Халтурин урамы участогын ремонтлау башлана.
Ремонтланачак участок Рихард Зорге урамыннан Октябрь проспектына кадәр 650 метр тәшкил итә. Килешү нигезендә эшләр 31 июльгә тәмамланырга тиеш. Шулай да юл хезмәте эшчеләре эшләр тизрәк тәмамлансын өчен барлык тырышлыгын салырга исәпли.

6700 квадрат метрлык мәйданда юлның иске өслеге фрезерланачак, техник полоса булдырылачак, яңа асфальт түшәләчәк. Эшләр вакытында юлның яртысында хәрәкәт чикләнәчәк. Юлны тулысынча ябу асфальт түшәгәндә булачак.
Юл ремонтлау эшләре белән бәйле вакытлыча уңайсызлыклар булу сәбәпле, уфалыларның һәм шәһәр кунакларының маршрутларын алдан планлаштыруын яисә альтернатив юллардан файдалануын сорыйлар.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас