+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстан актерлары бушлай белем алачак

Актерлар өчен бушлай онлайн-курслар Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында өзлексез белем бирү үзәге базасында старт ала.

Актерлар өчен бушлай онлайн-курслар Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында өзлексез белем бирү үзәге базасында старт ала.

- Укыту дистанцион рәвештә алып барылачак. Курсларда катнашучыларга өч программа тәкъдим ителә: актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте, - дип сөйләделәр Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Проектның төп максаты - актерлар берләшмәсенә ярдәм итү һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген туктатып тору чорында һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру.

Программада катнашырга теләүчеләр «Программа 16 сәгать» дигән тамга белән dopobr@gitis.net электрон почта адресына хат җибәрергә тиеш.

Әйтергә кирәк, узган елда үзәктә Русия һәм якын чит ил театрларыннан 850дән артык хезмәткәр әзерлек узган.

Фото: mgazeta.com сайтыннан


Читайте нас