Башкалабыз Уфада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләрне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген Комсомол урамын реконструкцияләү расланган график буенча алып барыла. Анда эшләр 2021 ел ахырында тәмамланачак.
- Хәзерге вакытта Һалле шәһәре исемендәге урамнан Һәдия Дәүләтшина бульварына кадәр яңгыр суларын агызу коллекторын төзү эшләре башкарылды. Күп эшләр төгәлләнде инде, - диде участок начальнигы Алексей Федотов. - Һәдия Дәүләтшина бульварыннан алып Һалле шәһәре исемендәге урамга кадәр гамәлдәге юл өслеген һәм иске катламын сүтү эшләре башланды.
Бүген Уфада гомумдәүләт проекты кысаларында башка объектларда да эшләр дәвам итә: Воровский һәм Валерий Лесунов урамнары, Баландин бульвары аша яңа күпер төзелә, 8 Март урамы реконструкцияләнә һәм Мостай Кәрим урамына капиталь ремонт ясала.
Быелгы юл-төзелеш сезонында гомум озынлыгы 21 километр чамасы булган урам-юл челтәренең 22 участогы норматив халәтенә китереләчәк.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.