Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда байтак эш башкарыла. Файдалы гамәлләргә "Хәтер бакчасы" акциясе дә кушыла.
Ярмәкәй районда 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын үткәрүгә әзерлек максатыннан тематик паркларны, аллеяләрне, истәлекле мемориалларны яшелләндерү буенча чаралар кысаларында «Хәтер бакчасы» дигән Халыкара акция узды.
Акциядә 19 предприятие һәм оешмадан 95 кеше катнашты, алар 285 агач (чыршы, нарат, каен, юкә, миләш) утыртты.
Белешмә өчен.
Бөек Җиңү хөрмәтенә Русиядә һәм аннан читтә «Хәтер бакчасы» акциясе старт алды. Һәр агач - тыныч тормышта яшәүче буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы акцияне тормышка ашыруга үз төзәтмәләрен кертте. Торак пунктлар чикләрендә акцияне - «шәхси утырту» режимында, ә урман фонды территориясендә урман хуҗалыклары көче белән үткәрү планлаштырыла. Әмма акциядә һәркем катнаша ала.
Шәхси йортта яисә дачада яшәүчеләр үзләрендә агач утырта ала. Тематик сайтта агач утыртуны теркәү өчен www.Садпамяти2020.рф сайтында http://садпамяти2020.рф/create-point сылтамасы буенча керергә кирәк, шулай ук интерактив картага «Хәтер бакчасы» утырту геолокациясен дә өстәргә кирәк.
Шәхси акция турында фотоларны социаль челтәрләрдә кем истәлегенә багышлавыгыз, аның фотосын #Садпамятидом хештегы белән урнаштырырга мөмкин.
Үз участогында агач утырту мөмкинлеге булмаса, сез туганнарыгызның батырлыгын искә төшерә, агач рәсеме, кул эшләре яки аппликация ясый һәм аның геройларга багышлый аласыз. Аларны туганнарыгызның батырлык тарихы белән фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #Садпамятидом хештегы белән урнаштырырга мөмкин.
"Хәтер бакчасы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбызның батырлыгын, илебез һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлтелгән яңа традициянең башы да.
Фото: ermekeevo.bashkortostan.ru