+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әсәндә - яңа китапханә!

Дүртөйле районының Әсән авылы китапханәсе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты җиңүчеләренең берсе булды. Китапханә быел 27 августта тантаналы рәвештә ачылачак.

Дүртөйле районының Әсән авылы китапханәсе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты җиңүчеләренең берсе булды. Китапханә быел 27 августта тантаналы рәвештә ачылачак.

Былтыр Русия Мәдәният министрлыгы үткәргән конкурста уңышлы катнашуы нәтиҗәсендә, китапханә 7,5 миллион сумлык финанс ярдәме алды, шул исәптән - федераль бюджеттан 5 миллион сум. Акча заманча китапханә булдыруга күчерелде.

Хәзер китапханәдә, яше һәм сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан, кулланучыларның барлык категорияләре өчен заманча, уңайлы функциональ мәйдан барлыкка киләчәк, анда ял итү, социаль адаптация һәм тернәкләндерү зоналары, иҗади остаханәләр, заманча мәгълүмати ресурслар, мультимедиа һәм уен җиһазлары булачак.

"Бу заманча компьютерлар белән җиһазландырылган һәм эштә яңа мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән һәм барлык категория кулланучылар өчен универсаль мәйданчык булачак. Яңа буын китапханәсе Дүртөйле районы картасында халыкны җәлеп итүче яңа ноктага әвереләчәк, - ди Дүртөйле үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Елена Хәлиуллина.

Күләмле реновацияләр апрельдә башланган. Аларның төп максаты - китапханәнең эчке киңлеген яңарту, укучылар өчен мәйданны арттыру. Хәзерге вакытта авыл китапханәсе урнашкан мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт бара.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас