+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Булачак әниләрне тәрбияләү күпкә катлаулырак

Бу ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен санга сукмаудан килә.

Бу ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен санга сукмаудан килә.

Ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка аша кебек: Президентыбызның ил Конституциясенә үзгәреш кертү турындагы тәкъдимендә “...балалар — Русиянең иң зур байлыгы, аларга һәрьяклап үсешкә ирешсеннәр өчен кирәкле шартларны булдыру — дәүләтнең төп бурычы”, дип язылган. Бу тәкъдимне тагы да эшлеклерәк итүгә өметләнеп, мин үземнән шуны өстәр идем: ил бюджетында балалар тормышын социаль яклауга юнәлтелгән аерым бер чыгымнар мәддәсе булдырырга кирәк, һәм аның тотылышы Президент тарафыннан да, җәмәгатьчелек тарафыннан да күзәтелеп торырга тиеш.



Демография өлкәсендәге бүгенге хәлне күздә тотып фикер йөрткәндә, безнең шәхси мәнфәгатебезгә, гаиләбезгә дәүләтнең игътибары артуына без барыбыз да шат — балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә. Сер түгел, ул игътибарга без бик мохтаҗ. Шулай да балаларның тормыш-көнкү­реш шартларын яхшырту махсус игътибарга лаек: берен­чедән, алар үзләре өлкән­нәрнең һәм дәүләтнең яклавына мохтаҗ; икенчедән, ил Президенты Юлламасында әйтелүенчә, русиялеләрнең гомер озынлыгын арттыру бурычы да куелган. Бу бурычны тормышка ашыру, бала дөнь­яга сау-сәламәт тусын, якты дөньяда сырхауларсыз тормыш кичерсен өчен аның сәламәтлегенә ныклы нигез ул туганчы ук салынган булуы мөһим.
Республиканың йөз еллык тарихында балалар күпләп туган чорлар да, аларның саны бик нык азайган чаклар да бул­ган. Бездә балаларга кадер-хөрмәт гаиләнең матди хәле белән генә түгел, ә рухи, әхлакый ныклыгы белән дә тыгыз бәйләнгән. Мөселман гаиләсендә бала Ходай тарафыннан бирелгән затлы бүләк итеп кабул ителгән. Ходай бүләге ул һәрчак кадерле бул­ган. ХIX гасыр, ХХ гасырның беренче яртысында йорт-кура тирәсендә тавык чүпләсә дә бетми торган эшләр белән тулы хужалыкта кул арасына керерлек балалар булу, бигрәк тә әниләр өчен, үзе бер куаныч, шатлык булган. Ул елларда әле дәүләтнең балаларны социаль яклау сәясәте махсус рәвештә ныклап үсеш алмаган. Ул заманда балалар турында кайгырту, нигездә гаиләгә кайтып калган.
Большевиклар, гомумән алганда, власть өчен көрәшкән вакытта биргән вәгъдәләрендә торырга тырышкан, һәм бу юнәлештә шактый күп планнарын тормышка ашыра ал­ганнар. Совет властеның революциядән соңгы беренче елларындагы хәле турында да, ул чорда биредә яшәгән халыкларның тормыш-көнкү­ре­шенең сыйфаты турында да инде тау-тау хезмәтләр язылган, ә алда әле яңадан-яңа “таулар” барлыкка килер. Шуңа күрә дә бу хакта язып, укучының вакытын алу теләге миндә юк. Шуны гына әйтеп үтәсем килә: Гражданнар сугышы афәтеннән котылганнан соң, большевиклар республикада әлегә кадәр булмаган сәламәтлек саклау системасын кору юлына баскан һәм тиешле нәтиҗәләргә ирешкән: шул системаның эшен оештыру юнәлешендә даими шөгыльләнер өчен махсус дәүләт органы булдырганнар, медицина учреж­дениеләре, хастаханәләр­дән тыш, медицина өлкәсендә фәнни эзлә­нүләр өчен махсус институтлар ачылган, медицина фән­нәре үсеш алган.
Мисал өчен, әле минем алдымда медицина фәннәре докторы Г. В. Голубцовның Уфада 1933 елда басылып чыккан фәнни хезмәте ята. “Опыт изучения детской смертности в Башкирии” дип атала ул. Бу зур булмаган фәнни хезмәт Башкортстан Сәламәтлек саклау һәм гигиена фәнни-тикшерү институтында җыелган мәгълүмат нигезендә эшләнгән. Мин китапның тышында бирелгән мәгълүматны шул елларда ук республикада фәнни институт ачылганлыгын күрсәтер өчен тулысы белән китердем. Ул институтта фән докторлары булган һәм алар, шул авыр заманда балалар үлеменә кагылышлы мәгълүматны өй­рәнеп, анализ ясап, тормышта кулланыр өчен файдалы киңәшләрен биргәннәр, медицина өлкәсендәге эшчәнлекне тагын да яхшыртыр өчен тәгаен гамәлләр юнәлешен билгеләгәннәр.
1926-29 елларда да
БАССРда, ул китаптагы статистикадан күренүенчә, шәһәр­ләрдә балалар авылдагыга караганда күбрәк вафат булган. Әйтик, 1927 елда Уфада туган 1000 баланың 248е бер яшькә дә җитмичә вафат бул­ган.
Шушы урында тагын бер нәрсә турында әйтеп китү урынлы булыр дип исәплим. Демография өчен зур әһә­мияткә ия булган ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып безгә 1926 елда бөтен СССР күләмендә уздырылган халык саны алу нәтиҗәләре тора. Бу тарихта СССР төзелгәч уздырылган иң беренче халык исәбен алу буларак билгеле. Шуны да истә тотарга кирәк: әлеге халык исәбен алу Гражданнар сугышы бетеп берничә ел узгач үткәрелгән. Шулай булгач, җыелган мәгълүмат бик үк дөреслеккә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Ничек кенә булмасын, ул саннар республикада яшәүче халык­ларның шул чордагы тормыш рәвешен, шул вакыттагы демографик хәлләрне яктырта алган дип исәпләргә кирәк.
Шушы материалга әзер­ләнгән инфограммада бер яшькә дә җитмичә вафат бул­ган балаларның саны күрсә­телгән. Әгәр бер яшькә кадәр вафат булган балалар санын тормышның, сәламәт­лек саклау системасының эш дәрә­җәсе күрсәткече итеп кү­залласак, 1927 елда Уфада туган 1000 баланың 248е вафат булуын, 1990 елда туган 1000 баланың 16,4е дөнья куюын исәптә тоту кирәк булыр. 1995 елда бу күрсәткеч 18,3гә кадәр күтәрелгән. 1995 елдан 2019 елга кадәр вакыт аралыгында бу күрсәткеч, өч тапкырдан артык түбәнәеп, 6га кадәр төшкән. Без бу курсәткеч буенча алдынгы Европа илләренә якынаеп барабыз һәм мин бу күрсәткечне республиканың соңгы йөз ел эчендә ирешкән казанышлары исәбенә кертер идем.
Әлбәттә, бер яше дә тулмаган баланың дөньядан китүе — зур кайгы, һәм бу аңлашыла да. Мондый кайгы килүгә сәбәпне медицина өлкәсенә генә кайтарып калдыру дөреслеккә туры килеп тә бетми. Гаепнең ата-аналарның үзләрендә дә булуы бигрәк тә аянычлы. Мәсьәләне тирәнтен өйрәнү өчен социологик эзләнүләр үткәргән вакытта акылга сыймаслык сәбәпләргә юлыккан бар: беренче тапкыр имезергә алган баланың йоклап киткән әнисе астында калып тончыгып үлүе, бала табарга килгән ананың исереп ятуы һәм башка шундый аяныч хәлләр балаларның гомерен өзә. Кызганыч, булачак әниләрне тәрбияләү бүген сәламәтлек саклау системасының сыйфатын үстерү мәсьәләсеннән дә катлаулырак була бара. Ә моның төп сәбәбе – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын санга сукмауда дип уйлыйм.

Равил Насыйбуллин,
УДАТУның социология кафедрасы мөдире,
социология фәннәре
докторы, профессор.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас