+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Онлайн диктантны 1500 артык кеше язды

Республикада экологик онлайн-диктант узды.

Бүген, 30 апрельдә, республикада экологик диктант узды. Чара республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Урыс география җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе белән берлектә Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуы шартларында чара онлайн форматта узды.

— Диктантта республиканың 6 шәһәреннән һәм 45 районыннан гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 1-11нче сыйныфлары укучылары катнашты. Моннан тыш, чарага Воронеж, Краснодар крае, шулай ук Казахстан Республикасының Нурсолтан шәһәре мәктәпләре укучылары кушылды, — дип ассызыклыйлар Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәтендә.


Фото: mgazeta.com сайтынннан.
Читайте нас