+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа тәлапләр — яңа техника!

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгына яңа техника кайтарыла.

Республиканың Урман янгыннары үзәге хезмәткәрләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә яңа техника кайтарыла.

Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, ведомство карамагындагы учреждениеләргә яңа техника тапшыру традициягә әверелә. Бу юлы министрлык фондына 23 берәмлек яңа җиһазлар һәм техника өстәлде.

Яңа техника кайтуы Владимир Путинның май указы белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.


Фото: mgazeta.com сайтынннан.
Читайте нас