Принтерлар республика медицина мәгълүмат-аналитика системасында эшләр өчен медикларның автоматлаштырылган хезмәт урыннарына тоташтырыла.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, заманча мәгълүмат технологияләрен куллану медицина персоналының эш процессын оптимизацияли, вакытны янга калдыра, пациентларның медицина документларын булдыруны тизләтә.
“Тармакның бердәм санлы контурын булдыру” төбәк проекты медицина оешмалары бәйләнешләренең уңайлы мәгълүмат механизмнарын, гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендәге электрон хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеген булдыруга юнәлтелгән.