+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Янмасын урманнар!

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Урманнарны саклау” программасы эшли. Шушы көннәрдә проект ярдәме белән республиканың Урман-янгын үзәге хезмәткәрләре эш өчен яңа техника алды.

Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләвенчә, учреждениеләргә яңа техника тапшыру традициягә әйләнеп бара. Бу юлы министрлык фондына 23 берәмлек яңа җиһаз һәм техника кайтарылган.
14 тәгәрмәчле трактор һәм 2 урман утыру машинасы урманны тернәкләндерү һәм үрчетү өчен тәгаенләнгән. Үзәкнең техника паркы 1 берәмлек урман-янгын сүндерү тракторы, 3 берәмлек ГАЗ “Егерь 2” һәм 1 берәмлек куәтле йөк автомобиле белән тулыланды. Яңа техника урман янгыннарын сүндерүчеләргә урмандагы ут стихиясе белән көрәштә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Башкортстанның 16 урманчылыгы УАЗ һәм “Нива” автомобильләре дә алды. Барлыгы 18 берәмлек. Икешәр машинаны янгын хәвефе югары булган Учалы һәм Зилаер районнарына бүлделәр. Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы максатлы программа кысаларында патруль техникасына 27 миллион сум акча бүлде. Май бәйрәмнәреннән соң янә 20 урман хуҗалыгының автопаркы тулыланачак.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас