Агымдагы елның 27 апрелендә Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты товарларны (продукцияне), шул исәптән сынау партияләрен транспортлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга төбәк бюджетыннан экспортерларга субсидия бирүгә гаризалар кабул итә башлады.
Экспорт эшкуарлыгына ярдәм итүнең әлеге механизмы Башкортстанда икенче ел рәттән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты һәм «Башкортстанда экспортны үстерү» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Программа тышкы факторларны исәпкә алып, Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру, шул исәптән коронавирус инфекциясе таралу хәвефе булу уңаеннан беренчел чаралар исемлегенә керде. Моның белән бәйле рәвештә, экспортерлар товарны контрагентка илтеп тапшыру срокларын бозган өчен неустойка түләү чыгымнарын, шулай ук дәүләт чикләрендәге гади транспорт чаралары өчен штрафларны субсидияләнә торган чыгымнарга кертә алалар.
Субсидияләр бирү тәртибе белән
https://foreign.bashkortostan.ru/documents/active/282606/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Фото: "foreign.bashkortostan.ru" сайтыннан