+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туймазы фермеры грант откан

Башкортстанның Туймазы районының Николаевка авылында яңа сөт фермасы ачылган.

Башкортстанның Туймазы районының Николаевка авылында яңа сөт фермасы ачылган.

Аны яшь фермер Лилия Хәйруллина ачкан. Республикада ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү» гомумдәүләт проекты кысаларында "Агростартап" проекты тормышка ашырыла. Ул шул проектта катнашып, грант откан. Э

Лилия урындагы "Серафимовка" сөт җитештерү лаботориясендә эшләгән булган. Белеме буенча да ул - ветеринария табибы. Арытаба ул үз эшен ачкан. Бина, җир арендага алган, хезмәткәрләрне яллаган һәм грант алу өчен гариза биргән. Нәтиҗәдә, эшкуар ферманы үстерү өчен дәүләттән 3 миллион сум акча алган.

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Агростартап» грантлар бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризалар агымдагы елның 27 апреленнән Уфа шәһәре, Пушкин урамы 106 адресы буенча кабул ителә.

Фото: pixabay.com


Читайте нас