+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Илештә юллар яңара

Планлаштырылган барлык эшләр вакытында башланды.

Планлаштырылган барлык эшләр вакытында башланды.
Күптән түгел Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде.«Башкиравтодор» җәмгыяте генеральный директоры Андрей Пролипото хәбәр иткәнчә, компания планлаштырылган барлык эшләрне дә вакытында башлаган. Асфальт заводлары тулы куәтенә эшли. Ремонт кысаларында 1 майга 62 мең тонна катнашма әзерләнгән, бу, узган ел белән чагыштырганда 2,6 тапкыр күбрәк.
Илешнең юл төзүчеләре, мәсәлән, юлларны төзекләндерү чорында эш вакытын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Райондагы юлларның төзеклеген юл төзү- ремонтлау идарәсе (ДРСУ) хезмәткәрләре тәэмин итә. “Башкиравтодор”ның Илеш бүлекчәсе гомум озынлыгы 448 километрга җиткән районара һәм авыл юлларын (төбәк билгеләнешендәге) хезмәтләндерә.
Әйтергә кирәк, Илешнең икътисади һәм социаль үсеш перспективалары да, кешеләрнең тормыш сыйфаты да юл төзүчеләргә турыдан-туры бәйле. Сезон башында аларның эш көне иртә таңнан кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Ә кыш көне кар чистарту техникасы, хәтта төнлә дә авылларга кадәр юлларны чистартып, төбәк билгеләнешендәге юллар буйлап хәрәкәт итә.
– Юл хуҗалыгы торышы районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Яхшы юллар эшлекле элемтәләрне ныгытуга, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итә. Юллар даими каралып, төзекләндерелеп торганда гына халыкка озак еллар хезмәт итә. Без язын көннәр җылыта башлауга, чокыр-чакырлы урыннарны ямарга керешәбез һәм аны көзен көннәр суытканчыга кадәр дәвам итәбез, күләмле төзелешләрнең исә үз вакыты билгеләнгән. Без барысын да планда каралганча, график буенча башкарабыз, – диде ДРСУ начальнигы Рубин Галимов.
Рәсемдә; Шаран – Яңа Балтач – Андреевка юлында асфальт яңартыла.
Автор фотосы.
Читайте нас