Республиканың медицина оешмалары 33 компьютер кардиографы алды.
Республиканың җиде медицина оешмасы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" һәм "Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру" төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысасында кардиографлар алды.
Белгечләр аңлатканча, барлык кардиографлар да пациентларның электрон медицина карталарына санлы форматта электрокардиограмма тапшыру өчен Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасына (РМИАС) тоташтырылган. Бу системада шундый пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне исәпкә алу, маршрутлаштыру һәм мониторинглау системасы гамәлгә ашырылган. Санлы ЭКГ автоматлаштырылган интерпретациясе диагностикалауның оперативлыгын һәм төгәллеген арттырырга, авыруның кискенлеген яки катлаулануын булдырмау өчен, алдан эшләргә мөмкинлек бирә.