Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев шушы көннәрдә республиканың Комлыкүл, Горново, Кызыл Яр авылларында, шулай ук Якшиван, Карюгино авылларында су җыю һәм су белән тәэмин итү челтәрләре төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге объектны төзү барышы ведомствоның даими контролендә тора.
Борис Беляев фикеренчә, халыкны сыйфатлы су тотрыклы тәэмин итү – иң мөһим стратегик бурычларның берсе. Республикада бу бурыч эзлекле һәм актив рәвештә хәл ителә.
Ведомство җитәкчесе төзелеш-монтаж эшләренең график буенча алып барылуы турында белдерде. Эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.