Социаль-икътисади үсеш, кешеләрнең тормыш сыйфаты төзүчеләрнең эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле.
Башкортстандагы юлларның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Бу юлларны тиешле дәрәҗәгә китерү, хезмәтләндерү өчен ел саен дистәләрчә миллиард сум акча сарыф ителә. Быел, мәсәлән, Юл фондына 2,14 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлү планлаштырыла. Шулай итеп, Башкортстан Юл фондының гомум күләме 20 миллиард сумга җитә.
Республика шәһәрләре һәм районнарында юллар салу һәм аларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Күптән түгел Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш һәм транспорт сәгате” форматында чираттагы киңәшмә үткәрде. “Башкиравтодор” җәмгыяте генеральный директоры Андрей Пролипото белдерүенчә, компания планлаштырылган барлык эшләрне дә вакытында башлаган. Асфальт заводлары тулы куәтенә эшли. Ремонт кысаларында 1 майга 62 мең тонна катнашма әзерләнгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 2,6 тапкыр күбрәк.
Илеш районының юл төзүчеләре, мәсәлән, юлларны төзекләндерү чорында эш вакытын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Райондагы юлларның төзеклеген Юл төзү-ремонтлау идарәсе (ДРСУ) хезмәткәрләре тәэмин итә. “Башкиравтодор”ның Илеш бүлекчәсе гомум озынлыгы 448 километрга җиткән районара һәм авыл юлларын (төбәк билгеләнешендәге) хезмәтләндерә.
Әйтергә кирәк, Илешнең икътисади һәм социаль үсеш перспективалары да, кешеләрнең тормыш сыйфаты да юл төзүчеләргә турыдан-туры бәйле. Сезон башында аларның эш көне иртә таңнан кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Ә кыш көне кар чистарту техникасы, хәтта төнлә дә авылларга кадәр юлларны чистартып, төбәк билгеләнешендәге юллар буйлап хәрәкәт итә.
– Юл хуҗалыгы торышы — районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Яхшы юллар эшлекле элемтәләрне ныгытуга, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итә. Юллар даими каралып, төзекләндерелеп торганда гына халыкка озак еллар хезмәт итә. Без язын көннәр җылыта башлауга чокыр-чакырлы урыннарны ямарга керешәбез һәм аны көзен көннәр суытканчы дәвам итәбез, күләмле төзелешләрнең исә үз вакыты билгеләнгән. Без барысын да планда каралганча, график буенча башкарабыз, – диде ДРСУ начальнигы Рубин Галимов, эш тәртибе белән таныштырып.
Былтыр Илеш юлчылары 128 миллион 733 мең сумлык юл-төзелеш эшләре башкарган. Районара юлларны хезмәтләндерүгә, әйтик, 50 миллион сумга якын акча сарыф ителгән, урындагы юлларны тәртиптә тоту өчен 12 миллион сумнан артык тотынылган. Юлларны ремонтлау, хәвефсез һәм уңайлы шартлар тудыру, башка объектларны төзекләндерү юнәлешендә әлеге ДРСУ күләмле эшләр башкара.
Әйтергә кирәк, эшчәнлек төрле билгеләнештәге юлларда гына түгел, торак пунктларында социаль объектларда да нәтиҗәле итеп алып барыла. Район үзәгендәге яңартылган “Җиңү аллеясы” — шундый объектларның берсе. Шулай ук, биредә район җитәкчелегенең актив башлангычы белән “Уңайлы ихата” программасы тормышка ашырыла. Гомумән, күпкатлы йортлар территорияләренең төзеклеге, чисталыгы ягыннан район үзәге Югары Яркәй күпләргә үрнәк булып тора. Узган елда Илеш юлчылары (әлеге программаны да кертеп) утыздан артык участоктагы эшләрне сыйфатлы итеп башкарып чыкты.
“Уңайлы ихата” программасына килгәндә, ул 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. “Аны үтәү өчен җаваплы итеп муниципалитетлар билгеләнде, — ди Рубин Назыйф улы. — Программада күпфатирлы йортлар булган барлык торак пунктлар катнаша ала. Бу мөһим программаны финанслау түбәндәгечә: акчаларның 94 проценты — республика, 5 проценты — муниципалитет бюджетларыннан, ә калган бик аз гына сумма күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең акчалары”.
Узган елда ДРСУ эшчеләре берничә ихатаны төзекләндерде, быел да бу юнәлештә эшләр дәвам итә. Бу коллектив үз һөнәренең осталары — юл төзелешендә озак еллар намуслы хезмәт иткән Зөлфәр Вилданов, Айрат Шәйхетдинов, Рафаэль Гафурҗанов, Кәрим Гыйматов, Илнур Корбанов, Рамил Мәгъдәнов, Илнур Фазлетдинов, Альфред Йосыпов, Илшат Әфсәхов, Илфир Фәтхетдинов, Айнур Хәйретдинов, Фәвил Гафуров һәм башкалар белән хаклы рәвештә горурлана.
Илеш юл төзүчеләренең бүгенге эше белән якыннан танышканда алар Шаран – Яңа Балтач – Андреевка юлындагы асфальтны яңарта иде. Шулай ук район үзәгендә күпкатлы йортлар ихаталарының берсендә эш җәелдерелгән. Ул көнне юлчылар, “Яшел Башкортстан” программасына кушылып, яңа зират буенда күркәм агачлар да утыртты.
Коронавируска бәйле килеп туган вәзгыять республикада, районнарда, шул исәптән Илештә, юллар төзү һәм ремонтлауга нинди дә булса йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Ләкин барлык программалар да эшләвен дәвам итә, финанслауда кытлык юк, эшләр “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән махсус саклану режимын үтәп башкарыла.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.