Документлар 15 майга кадәр кабул ителә.
Президент Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатындагы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында төбәктә мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, аларга ярдәм итү өчен бихисап эшләр башкарыла.
Мәгариф һәм фән министрлыгы иң яхшы укытучыларга премия бирү турында конкурс игълан итте. Бәйгедә педагогик стажы өч елдан да ким булмаган педагоглар катнаша ала.
Русиядә 2010 елдан иң яхшы укытучыга премия түләнеп килә. Шулай ук, Русия Президентының 2018 елның 28 ноябрендәге указы белән педагогик эшчәнлектә ирешелгән уңышлар өчен иң яхшы укытучыларга 200 мең сум күләмендә премия булдырылган.
Укытучыга конкурста катнашу өчен аның һөнәри осталыгын раслаучы алты шарт куелган. Бу премияне бер тапкыр алган педагог конкурста биш елдан соң гына катнаша ала.
Конкурс материаллары комиссия тарафыннан bestteacher.rb@mail.ru электрон почта адресына 6 майдан 15 майга кадәр кабул ителә.