+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шәһәр мохите буенча компетенцияләр үзәкләре булдырыла

Шәһәр мохите мәсьәләләре буенча компетенцияләрнең төбәк үзәкләре Русиянең 60 субъектында булдырылган. Бу хакта Русия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр мохите мәсьәләләре буенча компетенцияләрнең төбәк үзәкләре Русиянең 60 субъектында булдырылган. Бу хакта Русия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәк үзәкләре муниципалитетлар территорияләрен үстерү проектларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру сыйфатын арттырырга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәсендә муниципаль берәмлекләргә өстәмә компетенцияләр бирергә тиеш.
Мондый компетенция үзәкләре 2018 елдан бирле ил төбәкләрендә төзелә, алар субъектларны төзекләндерүгә уңай йогынты ясый. "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында үзәкләр барлык субъектларда да 2022 елның 1 мартына кадәр барлыкка килергә тиеш.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС
Читайте нас