190 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ел ахырына төзелеп бетәчәк.
Салават районының Янгантау поселогында “Демография” гомудәүләт проекты кысаларында дәүләт заказы булган балалар бакчасы төзелеше дәвам итә.
190 урынга исәпләнгән объект төзелеше 20 гыйнварда башланган иде, аны агымдагы елның 31 декабренә төгәлләү планлаштырыла. Гомум мәйданы 3500 квадрат метр булган балалар бакчасы 2-3 яшьлек һәм 3-7 яшьлек сабыйлар өчен өчәр төркемгә проектланган.
Проект буенча балаларның физик һәм интеллектуаль үсеше өчен кирәкле барлык нәрсә каралган: медицина һәм методик кабинетлар, музыка һәм спорт заллары, төркемнәрдә иркен бүлмәләр. Балалар саф һавада уйный алачак: алар өчен таулар, комлыклар, йортлар, таганнар һәм спорт корылмалары төзеләчәк.
Янгантауда балалар бакчасы төзелеше штат режимында, эпидемия шартларында профилактика чараларын үтәп алып барыла.
— Төзелеш материаллары җитәрлек, графиктан артта калынмый, барлык эшчеләр дә үз урыннарында. Объект вакытында тапшырылачак, — ди “ГК Лидер-Групп” оешмасы генеральный директоры Рөстәм Гайнетдинов.