Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Республикада бихисап чаралар үтә.
Эпидемиологик хәл аркасында чаралар онлайн режимда үткәрелә. Шуларның берсе — видеоролик әзерләү, анда Башкортстан ансамбльләре урыс җырларын башкара. Фильм-клип «Сәлам» һәм «Россия-24» телеканалларында, шулай ук социаль челтәрләрдә күрсәтеләчәк.
15 майдан 3 июньгә кадәр Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре кысаларында Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган “Русь многоликая” дип аталган шигырь укучылар онлайн-конкурсы үткәрелә.
23 май көнне оешманың рәсми сайтында берничә виртуаль чара узачак.
15 майдан 25 майга кадәр Башкортстанның Краснокама районы осталары урындагы мәдәният бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдә тәҗрибә уртаклаша һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләрен әзерләү буенча мастер-класслар бирә.
Шулай ук, Краснокама үзәк район китапханәсе дә онлайн режимда Славян язуы һәм мәдәнияте көннәрен бәйрәм итүгә кушылачак.
21 май көнне Краснокама районының тарихи-туган якны өйрәнү музее сайтында Николо-Березовка авылы тарихы турында видеоролик урнаштырылачак. 23 майда биредә “Николо-Березовка авылында Бөек Княгиня Елизавета Федоровнаның булуы” дигән видеоролик карарга мөмкин булачак.
18 май көнне Николо-Березовка авылы балалар сәнгать мәктәбе сайтында төрле мастер-класслар күрсәтеләчәк.
21 май көнне балалар сәнгать мәктәбе укучыларын “Кирилл һәм Мефодий мирасы” дип исемләнгән видеохикәя көтә.
25 май көнне мәктәпнең сәнгать бүлеге укучыларының Славян язуы һәм мәдәнияте көннәренә багышланган иҗат эшләре видеоролигы трансляцияләнәчәк.
22 май көнне Куян авылы балалар сәнгать мәктәбе сайтында мәктәп укучылары һәм укытучылары чыгышларының онлайн-концерты узачак. 23 май көнне биредә укытучылар төрле мастер-класслар үткәрәчәк.
Славян язуы һәм мәдәнияте көннәрен бәйрәм итү кысаларында уза торган барлык чаралар да учреждениеләрнең рәсми сайтларында, шулай ук
#ДниСлавянскойписьменностиикультурыКраснокамскийрайон #икцникольскийхрам #дниславянскойписьменностиикультуры #НиколаВешнийКраснокамскийрайон2020 хэштеглары булган социаль челтәрләрдә яктыртыла.
Фото: kulturarb.ru