Урманчылар агачларны кышка әле үк хәзерли.
22 майда Әүҗән урманчылыгында 10 гектар мәйданда чүп-чар җыю эшләре башкарылды. Белорет - Әүҗән - Иске Собхангол юлы буйлары чистарып калды.
Район территориаль бүлеге җитәкчесе Александр Абрамов билгеләп үткәнчә, шимбә өмәсендә 38 кеше - Әүҗән урман хуҗалыгы, Белорет МТО ФГЛиПН хезмәткәрләре, ДРСУ вәкилләре һәм Белорет районы хакимияте һәм авыл биләмәләре хезмәткәрләре катнашты.
- Нарат урманнарында кар күп яуса, зыян салырга мөмкин, шуңа да зур мәйданнарда агачларны кистек, - дип сөйләде Александр Абрамов. - Ылыслы яшь агачлар һәр урман хуҗалыгында шактый зур мәйданнар алып торганга күрә, бу эшләр бик актуаль.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авыр кар ботакларны сындыра яисә җиргә кадәр иеп төшерә. Мондый зарарланулар - урман һәм урман-дала зоналарының көньяк өлеше, ягъни уртача һәм йомшак климатлы районнар өчен гадәти күренеш. Аеруча зур хәвеф кышкы чор башында һәм ахырында була, чөнки җепшек кар бу вакытта еш ява.
Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында "Экология" юнәлеше бик актуаль. Безнең республика территориясендә урманнар зур мәйданны били, әлеге проект нәкъ аларны тәртиптә тотуга да юнәлтелгән.