+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Елкычылык үсеш ала

Илдә Русия Президенты Владимир Путин указы буенча "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Илдә Русия Президенты Владимир Путин указы буенча "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Аның кысаларынада Башкортстанда елкычылыкны үстерүгә ярдәм арттырылачак.

Ике ел эчендә тармакка 178,6 миллион сум юнәлтеләчәк. Кымыз җитештерү һәм сату, шулай ук нәселле атларга ипподром сынаулары үткәрүгә, призлы атлар һәм нәселле яшь атлар сатып алуга чыгымнарны каплауга субсидияләр каралган.

Башкортстан атлар саны буенча Русия төбәкләре арасында икенче урында тора — 112 мең баш, шулай ук республика кымыз җитештерү күләме буенча лидер— елына 3 мең тоннадан артык. Төбәктә Русиянең кымыз җитештерүенең яртысы диярлек тупланган.

Узган елда "Республикада елкычылык үсеше" программасын гамәлгә ашыруга 27,2 миллион сум дәүләт ярдәме җибәрелде. Бу юнәлеш буенча шөгыльләнә башларга теләүчеләр грант программаларыннан - "Агростартап" яисә "Яшь фермер" - файдалана ала.

Фото: kinozavr.info
Читайте нас