+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чишмә районында 7 яңа мобиль ФАП булдырылачак

Өстәвенә, алар 2-3 көндә төзелә!

Республиканың Чишмә районында бу атнада 7 мобиль фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Алар яңа стандартлар буенча җиһазландырыла һәм заманча таләпләргә җавап бирә.

Һәр ФАП тиз төзелә торган конструкцияләрдән, җыю өчен 2-3 көн тәлап итә торган җиһазлардан төзелә, алга таба атна дәвамында аларда җиһазлар урнаштырыла.

Төзү эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Федераль бюджеттан ФАПлар һәм амбулатория җиһазлары сатып алуга 270 миллион сум акча бүленгән. Программаның төп максаты - авыл медицинасы шәһәрнекеннән ким булмасын өчен районнарны фельдшер-акушерлык пунктлары белән тәэмин итү.

Фото: Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас